ЯЗМЫШ ҖИЛЕ

1. Тормыш әйтерсең лә диңгез дулкыннары.
Язмыш җиле этә безнең корабларны.
Кеше яшим диеп алга ашкына.
Бәхет эзли йөрәк, ййрәк талпына.

Кушымта:
Кая гына илтсә дә язмыш җиле,
Нинди ерак булса да ара -
Язын очкан кыр казлары шикелле
Куңел туган җиргә кайтара.

2. Яшләй йөргән юллар, сукмаклар сагындыра,
Камышлы су буе, басу, урманнары.
Очрашырга иде, кайтып еракрадан
Туганнарым бергә үскән йортларда.

3. Еллар үтә - сырлар да күренә маңгайда.
Юллар да озайган күк, әмма шулай да
Туган өйгә кайтсам бала сыман соенәм,
Туган якта күңел сабыйга әйләнә.