КУЗ НУРЫМ
1. Сине бер күрүдә үк күңлем ошатты,
Аппетит бетте хәм йокымны югалттым.
Җаным, бер беребезне бәхетле итик.
Бу тормышны кулга кул бирешеп үтик.
Кушымта:
Син, син, син минем күз нурым.
Җаным сина гына тартыла.
Сандугачым минем, был былым.
Күңлем сине хәрчак сагына.
2. Үтэ матур, бәгрем, синең карашларың.
Сөйлэшүең гүя чишмә агышлары.
Бер беребез өчен без дөньяга туган.
Кара инде - син чибәркәй, ә мин унган.
3. Матур итеп гайлә корыйк, өйлэр төзик,
Тормыш диңгезендә рәхәтләнеп йөзик.
Балар күп булсын, минем белән килеш:
Безнең кебекләр күбрәк булырга тиеш.