Әнкәй рәхмәт сина

Автор: Азат Гайнуллин
Әнкәй рәхмәт сина, мина гөмер биргән өчен,
Кот очарлык авырлыклар аша узып устергәнгә.
Яратканың, ашатканың, татлы телең өчен,
Чын күңелдән миңа бәхет теләгәнгә.

Аптыранам, гәҗәпләнәм, уйга батам көндә:
Рухи ныклылыкта җитә алмыйм сиңа хаман
Мин, ир булып үсеп җитеп күпкә ирешсәм дә.
Син корычтай әни, син кахарман!

Үткәннәргә үкенмәскә, борчылмаска кушкан.
Киләчәген якты итеп күрик, бирешмик дошманга.
Ватан сугышыннан Игнат бабай исән кайткан -
Ул арысланның каны синдә, миндә ага!

Рәхмәт сиңа мине үстергәнгә, тырышканга.
Нинди утлар аша узганынны беләсен тик үзен.
Рәхмәт, авыр чакта жилкә булып булышканга.
Аллах сина, энкәй, жэннәт бирсен!