1 бүлек. Аль-Фатиха — Аллаһның булышуы

Аль-Фатиха Аллаһның Көръән китабын башлый. Бу китапның авторы — бөек Аллах үзе һәм Ул аны актык пәйгәмбәр, расуль, сәясәтче, гәскәр башлыгы, бар кешеләрнең лидеры Мөһәммәд аша безгә тапшырган. Бу зур булмаган булек намуслы затларның Аллаһтан, һәр пәйгәмбәр һәм рәсүл йөкләмәсе, максаты булган, Аның Патшалыгын (тынычлыкны, гаделлекне, муллыкны) җәмгыяттә булдырырга, кешеләр арасында һәрвакытта булучы кара куңелле, Аның Патшалыгына каршы килүче явызлар юлыннан, аларның үзләреннән саклавын һәм җиңү бирүен сорау рәвешендә китерелә (2:89). Көръән — бу үтенечкә җавап, золымнан саклану чарасы һәм Аллаһ урынына узе патша булырга теләгән Иблискә (явыз түрәләргә, капиталистларга, руханиларга) каршы корал буларак иңдерелә (2:38). Бу Китапта Аның кануны гына түгел, шушы кара куңелле затларны җиңү аңлатмасы, чарасы да бар. 110-нчы булек җиңү иглан итә.

Фатаха, фатх һәм башка төрләнештә — ачу, булышу, хәбәр итү, җиңә башлау, җиңү, нәтиҗә, ныгытылган җирне алу, дошманны җиңү. 

Транслитерация:

  1. Бисмилляхир Рахмаанир Рахим
  2. Альхамду лилляхи Раббиль ааламин
  3. Ар-Рахмаанир-Рахим
  4. Маалики Йаумид-Дин
  5. Ийяака наъбуду ва лийяака наста'ин
  6. Ихдинас-Сираатал-Мустаким
  7. Сираатал-лазина анъамта алайхим гхайрил-магдуби алайхим ва лад-даалин.

 Тәрҗемә:

  1. Иң зур Мәрһәмәт һәм Шәфкать иясе булган Аллаһ исеме белән (ар-Рахман ар-Рахим).
  2. Бар мактаулар һәм рәхмәтләр тик Аңа — бар халыкларның Раббысына (Раббиль аалямин),
  3. чиксез Мәрһәмәт [ризык бирүче] һәм Шәфкать [саклаучы, яклаучы] иясенә (ар-Рахмаан ар-Рахим),
  4. Аның канунын беркем боза алмас Көннең Патшасына (Маалики Явмид-Дин).
  5. Без Син куйган максатка омтылабыз (иййаака наъбуду — сүзгә-сүз: Сина гына буйсынабыз һәм хезмәт итәбез) [җирдә тынычлык, гаделлек, муллыкны— Синең Патшалыгыңны булдырырга (хезмәт итү— 39:2, 39:14—15)], һәм Синнән бу максатка ирешергә булушуыңны сорыйбыз (лийяака настаин) [Синең аңлатмаңны кулланып, аңа ияреп].
  6. Безне туры иминлек юлына бастыр (сиратуль мустаким —15:39—42) [Синең Патшалыгыңны булдырырга булыш],
  7. безгә хәтле, Син мөмкинлек биреп, аннан барганнар юлына [Нойның, Авраамның токымы, аларга иярүчеләр һәм башка синең Патшалыгыңда яшәгәннәрнең], тик Синең Ачуың төшкәннәр [Синең Патшалыгыңа каршы килүчеләр — явыз хаким, капиталистлар, руханилар] һәм аларга [явыз хакимгә, капиталистларга, руханиларга] ияреп, буйсынып адашканнар (даалин) юлына тугел. 

[Актык шигыръ кешеләрне өч төркемгә бүлә: чын күңелдән Аллаһка һәм киләсе тормышка ышанучыларга, хәйләкәрләр һәм хәйләкәрләр тозагына ләгүчеләр. Өченче төр кешеләр Җәһәннәмгә дучар булсалар да, анда мәңгегә калмаячаклар:

“Без гади кешеләрне Җәһәннәмдә мәңгегә калучылар (ашааб-ун-наар) итмәдек, әмма шундыйлардан иттек түрәләрне һәм капиталистларны (иллаа малаа икатан), аларның төгәл санын санап (иддата-хум)». Җәһәннәмдә мәңгегә, Аллаһ Патшалыгын кире кагучы явыз түрәләр, капиталистлар һәм руханилар калачаклар — 74:31.]

[Гадхаб из Магдхуба = Ачу  = Ачулы булу = Аллаһның кануннарын бозган, чигеннән чыккан өчен Аның гәделлек булдыручы законнары астына ләгү. (2:61, 7:152, 29:69, 37:69—71, 45:23, 61:5). Бу терминны Аллаһка карата кучерелмә мәгънәдә генә аңлау кирәк, чөнки тиран, явыз кешеләрдән аерылмалы буларак, ул һисле Патша түгел, ә Аның Патшалыгы,  хөкем кылуы – канун (закон) патшалыгы һәм хөкеме. 3:6, 8:53, 13:11]