КАЕННАР. Азат Гайнуллин

1. Кайтып киләм авыл юлын таптап.
Җәяү йөрү уйларга чумдыра.
Үткәннәрне хәм киләчәген уйлап.
Шул уйлардан йөрәк сыкрана.

Кушымта:

Күңлем ташып, каенлыкта йөрим,
Яфрак шаулап каршы аларар.
Каеннарга зарларымны сөйлим.
Аларның да бит бар яралар.

2. Тормышта бит була төрле чаклар -
Хаталану була, була абыну;
Кунел әрни, яратуга сула,
Сөенгән чак була, була зарлану.

3. Зур кәүсәле ак тузлы агачлар,
Тыныч рәхәт сезнең арада.
Теге сабый үсте - акты еллар,
Тик сез юатасыз мине хаманда.